Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дональд Трамп Джо Байденның карары турында: Бу АКШ тарихында иң начар президент
АКШ президентына кандидат Дональд Трамп Штатларның 46 нчы башлыгы Джо Байденның «президент узышыннан» чыгу карары турында үз фикерен белдерде.
«Президент Байден тарихка «безнең ил тарихында иң начар президент» буларак кереп калачак», - дип Трампның шәрехләүләрен китерә РИА «Новости».
Шул ук вакытта ул Джо Байден АКШка китергән зыянны тиз арада бетерә алачагына ышандырды.
Искәртеп үтик, элегрәк Байден АКШ президенты сайлауларында үз кандидатурасын төшерүен белдергән иде. Ул «аның партиясе һәм иле мәнфәгатьләрендә» отставкага китү иң яхшы карар булачак, дип саный.
Моңа кадәр партиядәшләр (демократлар) Джо Байденнан сайлау алды кампаниясен туктатырга таләп итте. Гамәлдәге президентка басым Трамп белән беренче дебатлардан соң (республикачылар партиясе) башланды. Байденның партиядәшләре фикеренчә, гамәлдәге Америка лидеры халыкны аптырашта калдырган, шулай ук еш кына буталып калган һәм фикер агышын югалткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз