news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Джо Байден АКШ Президенты постына үз кандидатурасын төшерүе турында белдерде

Америка Кушма Штатларының 46 нчы президенты Джо Байден президентлыкка кандидатлыктан төшеп калуы турында игълан итте.

Социаль челтәрдә чыккан белдерүендә Джо Байден үз гомерендә Америка Президенты булуны «иң зур хөрмәт» дип атады. Әмма, элек ул яңадан сайлауларда катнашырга ниятләгән булса да, «аның партиясе һәм иле мәнфәгатьләрендә» отставкага китәргә кирәк дип тапкан. Хәзер, сәясәтче сүзләренчә, ул бары тик калган вакытка Президент вазифаларын башкаруга гына игътибарны юнәлтәчәк.

Элегрәк партиядәшләр (демократлар) Байденннан сайлау алды кампаниясен туктатырга таләп иткән иде. Гамәлдә булган президентка басым Дональд Трамп белән беренче дебатлардан соң (республикачылар партиясенә керә) башланды, дип яза РБК. Байденның партиядәшләре фикеренчә, гамәлдәге Америка лидеры халыкны аптырашта калдырган, шулай ук еш кына буталып калган һәм фикер агышын югалткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100