Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Гуськов «РГК» компаниясенең эшенә карата фикерен белдерде

«РГК» компаниясе Казанда торбалар җитештерү эшенең беренче елына йомгак ясады. Хәзер компания төбәктә Россия өчен уникаль булган полимер торбалар җитештерүне эшләтеп җибәрде. Бу эшкә 1 млрд сум инвестицияләнүен дә журналистларга матбугат туры вакытында әйттеләр. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов да предприятие эшенә карата фикерен белдерде.
«Җитештерүчеләрнең тотрыклы һәм нәтиҗәле бәйләнеше продуктларның сыйфаты, импортны алмаштыру һәм инновацион товарлар булдыру өчен шартлар тудыра. Предприятие тарафыннан эшләтеп җибәрелгән полимер торбалар ясау эше – мондый кооперациянең һәм уңышлы партнерлыкның ачык мисалы булып тора», – диде Дмитрий Гуськов.
- «РГК» компанияләр төркеме — полимер торбалар, фитинглар, тышкы газ, су һәм су үткәрү челтәрләре өчен коелар, җылылык һәм электр челтәрләре, пульпопроводлар җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Матбугат вәкилләре белән очрашуда сөйләүләренчә, әлеге вакытта заводның куәте өч җитештерү мәйданчыгын тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз