Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«РГК» компаниясенең Казан заводы белән журналистлар танышты

«РГК» компаниясенең Казан заводы Россия өчен уникаль булган полимер торбалар җитештерүне башлап җибәрүгә һәм аны модернизацияләүгә багышланган матбугат туры һәм конференциясе булды. Яңа төр җитештерүне эшләтеп җибәрү СИБУРның «Инвестицион форсаж» партнерлык программасы ярдәмендә мөмкин булган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте ассызыклады.
«Безнең илдә беренче тапкыр Татарстанда шундый зур диаметрлы полиэтилен торбалар ясалачак. Татарстан һәм СИБУР компаниясе – стратегик партнерлар. Казанда һәм Түбән Камада яңа проектлар продукция җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттырачагына өметләнәбез. Иң мөһиме, заказ бирүчеләр бар. Бүген илдә коммуналь инфраструктураны яңарту программасы игълан ителде. Без бу җитештерүнең дә куелган бурычларны тормышка ашыруга зур өлеш кертәчәгенә ышанабыз», – диде ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев та билгеләвенчә, коммуналь хуҗалыкта зур диаметрлы торбаларга ихтыяҗ зур.
«Мондый торбаларга ихтыяҗ зур. Территорияләрне комплекслы үстерү проектларына яңа челтәрләр төзү өчен кирәк. Бигрәк тә магистраль кертүче челтәрләргә кирәге чыга. «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында республиканың федераль бюджетыннан 2 елга 4,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Төбәк күләмендә быел бюджеты 10 млрд сум булган коммуналь челтәрләрне модернизацияләү программасы старт ала. Металл торбалар урынына полимерлар булу – бик яхшы инновация», – дип билгеләде ул.
2,4 метр диаметрлы торбаларны ясауны «Казаноргсинтез» заводында җайга салганнар. Ул узган ел яңа милекчегә – «РГК» компаниясенә сатылган булган.
«Полимер торбаларның хезмәт итү вакыты кимендә 50 ел, һәм бу фактор торак-коммуналь хуҗалыкка мөһим. Без әлеге җитештерү юнәлешендә перспектива күрәбез. Компания продукциясе, мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның «Водоканал» предприятиеләре тарафыннан уңышлы кулланыла», – дип сөйләде «РГК» төркеме компаниясе генераль директоры Ленар Гыйльметдинов.
- Икенче ел рәттән Казан компаниясе елына 45 мең тонна чамасы күрсәткеч белән полимерлар эшкәртү күләме буенча илдә икенче урында били. Агымдагы елда предприятиедә шулай ук 200 млн сумлык җиһаз сатып алу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз