news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте волонтерларны Республика ифтарында катнашырга чакыра

Быел ифтарда меңләп волонтер катнашуы көтелә.

Диния нәзарәте волонтерларны Республика ифтарында катнашырга чакыра
Рамил Гали/архив

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.

«Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла», — диелгән Татарстан Диния нәзарәте сайтында.

Волонтер булу өчен форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

Быел Республика ифтары 7 май көнне «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләренә кергән күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, сәламәтлеге чикле кешеләр җыелачак. Мәҗлес барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне күз уңында тотып үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100