news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динар Хөснетдинов: Беренче тапкыр текстны ятлау авырлыгы белән очраштым

Әлмәт театры Казанда «Җил артыннан» спектаклен күрсәтәчәк.

Динар Хөснетдинов: Беренче тапкыр текстны ятлау авырлыгы белән очраштым
Солтан Исхаков

Әлмәт татар драма театры артисты Динар Хөснетдиновка «Җил артыннан» спектаклендәге сүзләрне ятлавы авыр бирелгән. 

«Артистлар сүзләрне ничек ятлый дип еш сорыйлар. Нәрсәсе бар инде, репетиция барышында үзеннән үзе истә кала, дип уйлый идем. «Җил артыннан» спектаклен куйганда иң авыры сүз ятлау булды. Текст бик күләмле, монологлар күп. Мин текстны, өйгә кайтып, шигырь ятлаган кебек ятларга ияләшмәгән. Үзеннән-үзе керер дип өметләнеп йөрдем», – ди ул.

Репетицияләр вакытында режиссер Камил Тукаев артистка кисәтү дә ясаган.

«Камил абый труппа алдында: «Рольгә җаваплырак карарга кирәк», – дип әйтте. Шуннан минем кәеф төште, паника башланды. Ике көн калганда текстның 70 проценты гына ятланган иде. Беренче тапкыр шундый хәлгә юлыктым», – дип сөйләде ул. 

Әлмәт театры «Җил артыннан» спектаклен Казанга күрсәтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100