news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры республикада иң яхшы спектакль булган «Җил артыннан» драмасын Казанда куя

«Жил артыннан» спектакле «Тантана-2022» республика театр премиясендә «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңгән иде.

Әлмәт театры республикада иң яхшы спектакль булган «Җил артыннан» драмасын Казанда куя
Әлмәт театрының матбугат үзәге

22 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театры Камал театрында «Җил артыннан» спектаклен күрсәтәчәк. 

Спектакль былтыр Әлмәт тамашачысына тәкъдим ителгән иде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, спектакль Татарстандагы узган театраль сезонның уңышы булган.

«Без «Тантана» премиясенең «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яуладык. Кече шәһәрләр театры фестивале дә Гран-при алып килде. Бу – вак темага эшләнелгән әйбер түгел. Бу роман буенча язылган драма әсәре татарга тулысынча туры килде. Чехов, Достоевскийның тәрҗемәсен бирсәк, татар башкача карый. Бу очракта исемнәр дә, музыка да татарга яраклаштырылып эшләнгән булып чыкты», – дип сөйләде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, спектакльнең бәясе – 2 миллион сум. Спектакльдә 18 артист уйный. 

Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов төп рольләрнең берсен – Әмирне башкара.

«Әмир образында һәр егет кеше тормышында булган кичерешләр чагыла. Шуңа үзәккә үтеп керә.Тамашачы үз тормышындагы чагылышны күрә. Бу Әмир образына гына кагылмый. Үземнең үткәндәге байлыкларны, сандыкларны актарып, тамашачыга җиткерергә теләдем», – дип сөйләде ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Айрат Мифтахов Хәсән һәм Сохрәб рольләрен уйный. Хәсән аның өчен «бик көткән» роль булган. 

«Бу рольгә ныклап ябыштым, миннән таләп ителгәннең барысын да башкарырга тырыштым. Ун ел дәвамында башкарган рольләргә охшамаган роль башкарасы килгән иде. Хәсәннән Сохрәб роленә күчү башта авыр бирелде. Аның өчен тавышны, йөрешне, тотышларны үзгәртергә кирәк. Сохрәбне эшли башлаганда кисәк кенә Хәсәнгә кереп киткән очраклар булды. Ныклап уйлап эшләргә туры килде», – ди ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Раушан Мөхәммәтҗанов спектакльдә негатив рольне башкара. Ул – Асеф. Беренче репетицияләр вакытында бу рольдән баш тарту уйлары да булган. 

«Эшли башлаганда авыр бирелде. Мин үзем нечкә күңелле кеше, ә Асеф - каты, бәгырьсез, барысын да рәнҗетә», – ди ул. 

Фото: © Солтан Исхаков

Театр директоры сүзләренчә, Әлмәт театры быел Казанга зур гастрольләр белән килми. Аена бер спектакльне алып килеп күрсәтергә телиләр.

  • «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы - Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100