Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Динә Латыйпова: «Кичке уен» проекты – Кайбыч районының бренды
Татарстанның атказанган артисты, бәйрәмнәр оештыручы Динә Латыйпова Кайбыч районында үткәрелә торган «Кичке уен» республика фестиваленең әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Кайбыч районы белән мин дистә елга якын хезмәттәшлек итәм. Бүгенге көндә «Кичке уен» проекты – әлеге районның бренды дип әйтергә тулы хокукым бар дип саныйм. «Кичке уен» элек-электән әби-бабаларыбыздан фольклор моңы булып килсә дә, онытылып бара иде. Ул бүген яңартылып, яшьләргә барып җитәрлек форматта район мәдәният бүлеге һәм район тарафыннан тәкъдим ителә», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның сүзләренчә, фестивальгә бик күп кунаклар чакырыла.
«Шунысы кызык: район бюджетыннан кунакларны тәмләп сыйлап, аларга ял итәргә шартлар тудыралар, Кайбыч җирендә булган матур күренешләрне күрсәтәләр. Бу Кайбыч районы, аның район хакимияте һәм мәдәният бүлегенең бербөтен булган эшләрен һәм кунакчыллыгын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстанның атказанган артисты.
Динә Латыйпова шулай ук төрле төбәкләрдән килгән кунакларның үз традицияләрен алып килүен билгеләп үтте.
«Төрле районнар, төрле төбәкләр үзләрендә булган уникаль фольклор күренешләрне алып килә. Фестиваль район мәдәният бүлеге, Рамилә Әбләзова һәм аның командасы тарафыннан тәкъдим ителгән чарага нигезләнсә дә, коллективлар үзләреннән дә ниндидер яңалык кертәләр. Бу Кайбыч районы һәм килгән кунаклар арасында фикер алышу гына түгел, үзара булган матур күренешләрне дә күрсәтү», – диде ул.
Чараның төп үзенчәлекләренең берсе – самовар кайнату бәйгесе.
«Уеннарга килгәндә, шушы проектның интерактивы – самовар кайнату. Һәр район үзенең җирлегендә, урманында үскән үләннәрне алып килә һәм алардан тәмле итеп чәй пешерә, шушы үләннәрнең үзенчәлекләре турында сөйли. Шул ук вакытта җырлары, биюләре белән үзләрен күрсәтәләр. Ярыш бара: кемнең самовары беренче кайнап чыга, кемнең урманында тәмлерәк, хуш исле үләннәр күбрәк һәм аларның сәламәтлек өчен нинди файдалары бар, шул вакытта җырлы-биюле күренеш тә тәкъдим ителә. Самовар кайнату күренеше бик матур. Ул биш-алты ел дәвам итә», – диде Динә Латыйпова.
Татарстанның атказанган артисты бу җирлекнең тарихи шәхесләрен дә искә төшерде.
«Кайбыч районы Галия Кайбицкая, шулай ук Шәкүр карагы шәхесләре белән бәйле. Кошман авылында бабачылар, ягъни сөннәткә утыртучылар булган. Сөннәткә утыртып, баланы мөселман иткәннән соң әти-әниләре туганнарын җыеп, чын егет булды дип шатланып, табын корып, самоварлар кайнатып, җырлашып, үзара бик матур итеп сөйләшеп, күңел ачтырганнар, тәмле итеп чәйләр эчкәннәр», – дип аңлатты Динә Латыйпова.
-
Кайбыч районында «Кичке уен» республика фестивале 15 августта 15.00 сәгатьтә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз