news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград татар автономиясе рәисе булган Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар

«Ул 1990 еллардан Димитровград шәһәрендә милли хәрәкәт башында торды», — диде Рәмис Сафин.

Димитровград татар автономиясе рәисе булган Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар
Рәмис Сафин

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе булып озак еллар эшләгән Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар. Мәрхүмне туган авылы — Мәләкәс районы Атнагыл авылында җирләгәннәр.

«Фәрит озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Хатыны, әти-әнисе исән, бер кызы, бер улы бар. Эшмәкәр-хәйрияче иде. Яңгыр явып тора, табигать тә елый. Бик күп авыл кешеләре җыелган иде, машина куярга да урын булмады. Озатуда өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге, Аксубай районыннан вәкилләр катнашты иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Җеназа намазын Мәләкәс районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Мөхетдинов укыган.

«Ул 1990 еллардан Димитровград шәһәрендә милли хәрәкәт башында торды, федераль Сабантуй уздыруда, татар мәктәбен ачуда зур эшләр башкарды. Ульяновск өлкәсенең атказанган машина төзүчесе дигән исеме бар. Шәһәр думасы депутаты булып та эшләде», — дип сөйләде Рәмис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100