news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диктор Индус Сирматов телевидениенең авторитетын төшерергә ярамый дип саный

Аның фикеренчә, телевидениедә тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык күренешләре булырга тиеш түгел.

Диктор Индус Сирматов телевидениенең авторитетын төшерергә ярамый дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан телевидениесендә 45 ел дәвамында мөхәррир булган, бик күп тапшырулар алып барган Индус Сирматов телевидениенең авторитетын төшерергә ярамый дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Элекке елларда телевидениене дөньяның сигез могҗизасына кертәләр иде. Телевидение һәрвакытта да алдагы урында булды. Хәзер дә шулай ул. Ләкин моны, миңа калса, күп каналларда аңлап җиткермиләр. Бигрәк тә бу Мәскәү телеканалларында сизелә. Ничектер тәрбиясезлек, әхлаксызлык күренешләре бар. Алар бит булырга тиеш түгел”, - диде ул.

Индус Сирматов 1963 – 2005 елларда эшләгәнен әйтте. “Ул вакытта безгә, мөхәррирләргә һәм журналистларга тапшырулар алып барырга рөхсәт ителмәде, без аларны бары тик әзерләдек кенә, дикторлар алып барды. Без яшьләр тормышының барлык юнәлешләрен — колхоз һәм иҗади яшьләр, студентлар темаларын колачладык. Безгә атна саен ярты сәгатьлек тапшыру әзерләргә кирәк иде”, - диде ул.

“Телевидение әбиләр дә, балалар да – бөтенесе карый. Программа алдыннан да яшь чиген әйтеп куйган булалар, әйтик, плюс унике дип. Аны бала карап тормый бит, ул экранга карый. Шуңа күрә телевидениедә бик нык тәрбия ягына игътибар бирергә кирәк”, - дип сөйләде диктор.

Индус Сирматов фикеренчә, мәгълуматларның дөрес булмаганнары да бар. “Ашыгычлык белән шулай килеп чыга микән, үзләрен күрсәтәселәре киләме, белмим. Телевидение керә башлаган вакытта да газеталарга бик ышанмыйлар иде, радиога сөйләгәнгә дә икеләнебрәк карыйлар иде. Ә телевидениедә диктор тамашачы белән күзгә-күз карашып сөйләшә, телевизордан әйткәнне дөрес дип саныйлар”, - ди ул.

  • Казан телевидение студиясе эфирга беренче мәртәбә 1959 елның 3 ноябрендә чыга. 1992 елда "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе оештырыла. 1990 елларда "ТРТ" каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) оеша, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания ДТРК филиалы була. Бүгенге көндә компания директоры — Фирдүс Гыймалтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100