news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Татарстан мәктәпләренә башка төбәкләрдән укытучылар җәлеп итәргә тәкъдим итте

Депутатлар Татарстан мәктәпләренә башка төбәкләрдән укытучылар җәлеп итәргә тәкъдим итте
Абдул Фархан

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәктәпләрдә укытучылар җитмәү сәбәпле, Россиянең башка субъектларыннан педагоглар җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.

«Хәзерге вакытта республикада балалар бакчаларында, мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы теркәлгән. Бүген яшь педагоглар өчен барлык шартлар да тудырыла, әмма укытучылар җитми. Әгәр дә без чыгарылыш сыйныф укучыларының санын алсак, аларның барысы да мәктәпләргә килсә, физика һәм информатика укытучылары санын каплый алмаячак», – диде Татарстан Дәүләт Советында утырышта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Депутат Римма Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, Россиянең башка төбәкләреннән яшь белгечләрне-педагогларны җәлеп итү мөмкинлеге бар.

«Билгеле, күченеп килүчеләр дә бар. Тагын 10 мең бала өстәлә. Сыйныфта 30 бала икән, шушы саннарны бүлсәк, яңа эш урыннары кирәк була. Бәлки, безгә башка төбәкләрдән күченеп килүчеләр өчен тулай торак төзү инициативасы белән чыгарга кирәктер? Чөнки күпләп мәктәп укучыларының күченү күренеше күрше төбәкләрдә күзәтелми», - диде ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле депутатның тәкъдимен хуплады. «Һөнәрнең абруен күтәрергә кирәк, Россия Дәүләт Думасында педагогларның абруен күтәрү мәсьәләләре алып барыла. Минемчә, алар педагог статусына юнәлдереләчәк, һәм укытучыларның мәгариф системасына кызыксынуы булыр», - дип йомгаклады Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

  • Татарстан, 2020 елдан башлап, «Земский учитель» федераль программасында катнаша. Аны гамәлгә ашыру вакытында республикага 54 педагог җәлеп ителгән, узган ел – 19, быел 23 укытучы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100