news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алды

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында бер минут тынлык игълан ителде.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы Россия Дәүләт Думасы депутаты булган мәрхүм Айрат Хәйруллинны искә алу белән башланды.

«VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, комитет әгъзасы Габделхәй Кәримов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вакытсыз үлеме белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашабыз», — диде комитет рәисе Азат Хамаев.

Ул Айрат Хәйруллинның 1999 елдан 2003 елга кадәр Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булганын искәртте. «Без бергә эшләдек. Энергияле, максатына омтылучан иде», — дип искә алды Азат Хамаев.

«Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллин республика һәм ил өчен күп эш башкардылар. Авыр туфраклары җиңел булсын! Бер минут тынлык белән искә алуны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте комитет рәисе.

Габделхәй Кәримов 3 февральдә кинәт дөнья куйды. Айрат Хәйруллин 7 февраль көнне, Куйбышев сусаклагычы бозына Bell вертолеты уңышсыз төшеп утыруы нәтиҗәсендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100