news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булды

Парламентарий «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләде һәм Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы иде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булды

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә депутатның ни сәбәпле үлүе әйтелми.

«Энергиясе ташып торган, принципиаль җитәкче, республика агросәнәгать тармагы лидерларының берсе арабыздан китте. Үз эшенә бирелгәнлеге, һөнәри осталыгы, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул республикада зур абруй казанды. Габделхәй Йосыф улының якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә кайгынамәдә.

Габделхәй Кәримов 1961 елның 1 августында туган. 1988 елда – Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын, 2000 елда Татарстан бизнеска теләктәшлек күрсәтү институтын тәмамлаган. «Сервис-Агро» ҖЧҖ директоры булган. «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакяр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Кәримов 2019 елның сентябрендә республика парламенты депутаты итеп сайланды. Ул ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы иде. Шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе составына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100