Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Депутат Илшат Ганиев белән хушлашу мәрасиме 24 ноябрьдә Дәүләт Советы бинасында узачак
Депутат, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 24 ноябрьдә, 9:00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советы бинасында була. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 49нчы утырышында хәбәр итте.
«Бүген 70нче яшендә депутат Илшат Ганиев вафат булды. Ул биш чакырылышта Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, экологик иминлек, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча даими комиссиядә, ә аннары Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында тырышып эшләде», - диде Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Ганиев депутатлар арасында да, сайлаучылар арасында да зур абруй казанды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Алар белән бергә кайгырабыз», - диде ул.
Парламентарийлар Ганиевны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз