news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев вафат

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев вафат
Фото: Михаила Афанасьевның телеграм-каналыннан

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев вафат булды. Аңа 69 яшь иде. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Мин тирән кайгы хисе белән хәбәр итәм, <...> үз халкының патриоты Илшат Газыйм улы Ганиев безнең арадан китте. Якты хәтер!» - дип язган муниципаль берәмлек җитәкчесе.

«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Илшат Ганиев белән хушлашу көне һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Илшат Ганиев алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100