news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь аенда экраннарга "Тапшырылмаган хатлар" фильмы чыгачак

Без әсәрдәге идеологиядән котылып, Гадел Кутуйның үз идеяләрен беренче планга чыгардык, ди авторлар.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Моннан ун ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җәмәгатьчелекнең игътибарын татар әдәбияты классикларына юнәлтеп: “...Әмирхан ага Еникины алыйк. Мәсәлән, “Кем җырлады?” хикәясе - искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәң иде, дим. Безнең андый әсәрләребез җитәрлек. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы дисеңме...” дип әйткән иде "Казан утлары" журналының ул чактагы баш мөхәррире, халык шагыйре Равил Фәйзуллинга биргән зур күләмле интервьюсында ("Казан утлары", N3, 2006 ел).

Ниһаять, быел әлеге теләкләр тормышка ашу алдында тора. Декабрь аенда ТНВ каналы татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча дүрт серияле фильм күрсәтәчәк. Бүген бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә фильмның продюсеры Фәрит Галиев хәбәр итте.

Сценарий авторы – Дан Дамаскин, куючы режиссер – Рөстәм Рәшитов, икенче режиссер һәм тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин, төп рольләрдә – Г.Камал театры артистлары Гүзәл Сибгатуллина һәм Ришат Әхмәдуллиннар.

Рөстәм Рәшитов прокатта шактый уңышлы барган “Айсылу" фильмының режиссеры, кинорежиссер һәм педагог Алексей Барыкин шәкерте.

Фильм татар телендә чыга, рус теленә дә дубляжы да әзерләнә. Хәзер монтаж чоры бара. Яңа фильмның прокат таныклыгы да алыначак.

Фильм Биектау районының Зур Кавал авылында, Арча районының Наласа авылында һәм Казанда төшерелгән. “Локация өчен урын эзләп Татарстанның күп районнарында булдык, сиксәнләп урыннан кадрлар алдык, - ди Илсөяр Дамаскин. - Сценарийда 230лап күренеш бар иде. Кайберләрен кыскарттып, 215ләп күренеш калдырдык. Эпизодлардагыларны да санасак, фильмда иллеләп актер катнаша. Иң катлаулысы – балалар булган күренешләр. Фильмда унбишләп бала төште. Бик озак төп геройларны сайлый алмадык. Соңгы кастингка Гүзәл белән Ришат килгәч кенә мәсьәлә хәл ителде”.

“Кечерәк кенә повестьтән сценарий ясау җиңел түгел иде. Без беренче эш итеп ул чордагы совет әдәбиятына кушылган идеологиядән котылдык. Менә шул скелеттан фильм ясый башладык, - дип сөйләде сценарий авторы Дан Дамаскин. - Без Гадел Кутуйның үз идеяләрен беренче планга чыгардык. Бу әсәрдәге вакыйгалар вакытка бәйле түгел, бюджетыбыз да зур булмагач, ул чорны реконструкцияләргә тырышмадык. Әмма әдәби әсәргә бик сак карадык”,

“Башта кастингка минем улым Арслан Сибгатуллинны чакырдылар. Ул Галия улы роленә кастинглар узды, әмма шулай да яше белән кечерәк булып чыкты, аңа өч кенә яшь әле. Шулай да Арсланны эпизодка булса да керттек. Шунда минем үземә дә игътибар иттеләр. Тагын бер кат әсәрне укып чыккач, бик уйныйсым килде. Бик кызыклы образ, - диде Галия ролен башкарган Гүзәл Сибгатуллина. - Минем чын кинода чынлап торып төшкәнем юк иде. Бу чын кинодагы кебек булды. Кинога төшкәндә бала имезгән вакытым инде. Авыр булды – әйе. Туңмасам ярар иде дип кенә борчылдым”.

“Фильмның бюджеты - 3 млн. 100 мең. Бу бик аз. Монда кешеләр акча турында сөйләшеп тә тормыйча эшләделәр”, диде продюсер Фәрит Галиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100