news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы студентлар лагерьларын төзекләндерү турында мөрәҗәгать әзерләгән

Татарстан Дәүләт Советы Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка югары уку йортларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү турында мөрәҗәгать әзерләгән. Документны депутатлар парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хуплады.

«Без студентлар лагерьларын федераль бюджет хисабына реконструкцияләү буенча федераль максатчан программа булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Татарстанда тугыз югары уку йортының унике студент лагеры бар, алар федераль милек булып тора. Шуларның бишесе, тузган булу сәбәпле, эшләми», – диде Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Аның әйтүенчә, югары уку йортлары лагерьлары студентларны сәламәтләндерүдә һәм тәрбияләүдә мөһим роль уйный. «Әмма аларның матди базасы искергән. Территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк», – дип ассызыклады депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100