news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев дрон һөҗүме турында: Дошман безне җиңә алмаячак

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев дрон һөҗүме турында: Дошман безне җиңә алмаячак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Дәүләт Советы депутаты, Казан инновация университетының беренче проректоры Игорь Бикеев «Татар-информ»га Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында фикерләрен әйтте.

«Хәле катлауланганда һәм хәтта, куркыныч янаганда, дошман һәрвакыт террор һөҗүмнәрен көчәйтә. Шулай итеп ул үзенең уңышсызлыкларыннан игътибарны читкә юнәлтергә, зыян салырга, әмма беренче чиратта курку таратырга тырыша. Куркыту – терроризмның асылы, аның нервасы», – диде ул.

Игорь Бикеев сүзләренчә, Татарстан Россиянең үсеш локомотивларының берсе, зур сәнәгать, мәгариф, инфраструктура объектлары булган һәр яктан уңышлы төбәк. Шул сәбәпле, дошман террористик һөҗүмнәр өчен Татарстанны сайлаган, диде Бикеев.

«Хәрби дроннар һөҗүме Россиянең дөрес юлдан баруына, ил Президенты Владимир Путинның сәясәте тулысынча аклануына ышанычны тагын да ныгытачак. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә кирәк, террористлар нәкъ шуңа ирешергә тели дә. Аек акыл, салкын баш белән эш итәргә кирәк. Дошман безне җиңә алмаячак», – дип йомгаклады депутат.

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Соңрак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очкычларның икътисади зона территориясендәге тулай торакка төшкәнен әйтте.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр булмаган, оешмаларның эше өзелмәгән. Тикшерүчеләр һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100