news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Резедә Ганиева безнең өчен галимә хатын-кызның фәндә үрнәге булды

«Резедә Ганиева Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый һ.б. шәхесләр мирасын дөнья киңлекләренә чыгарырга үзеннән зур өлеш кертте», - диде ул.

Дания Заһидуллина: Резедә Ганиева безнең өчен галимә хатын-кызның фәндә үрнәге булды
Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина әдәбият галиме, профессор Резедә Ганиеваның галимә хатын-кызның фәндә үрнәге булуын әйтте.

«Аның өчен һәрвакыт фән, тикшеренү эшчәнлеге, аның нәтиҗәләре тормыштагы теләсә нинди күренешләрдән өстен булды. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Ул татар әдәбият фәне белемен үстерә алды. Күрәсең, ул үзенең алдына татар әдәбият белемен башка халыкларга да ирештерү, аны зур киңлекләргә чыгару максатын куйган булгандыр», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда чыгышында.

Аның әйтүенчә, Резедә Ганиева, беренче чиратта, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый һ.б. шәхесләр мирасын дөнья киңлекләренә чыгарырга үзеннән зур өлеш керткән галимә. «Мин дә 1981-1986 елларда Резедә апаның студенты булдым. Әле дә без аның шәкерте булып кала бирәбез», - диде ул.

«Резедә Кадыйровна безгә шәрык, гарәп-фарсы әдәбиятларын укытты. Татар балалары өчен шактый ят булган дөньяга җиңел генә, кызыктырып кына алып керә алды. Шул ук вакытта татар-төрки әдәбияты тарихы белән шөгыльләнсә дә, ул фәндә теоретик иде. Ул әдәбиятны билгеле бер модель, үзгәреп торучы законнарга нигезләнгән хәрәкәт итеп карый торган галим иде», - диде Дания Заһидуллина.

Студент вакытта галимәнең бүлмәдәше - Фәнзилә Җәүһәрова һәм дусты Наил Алан Резедә Ганиевадан диплом яклау бәхетенә ирешкән. «Алар җомга көнне үк аның өенә барырга җыена башлый, шимбә иртән китәләр, кичен генә кайталар да: «Резедә апа өчпочмак пешергән иде, гөбәдия белән сыйлады», - дип, безне кызыктыралар иде. Нинди бәхетле диплом язучылар бар дип уйлый идек без», - дип искә алды ул.

«Резедә апа һәм Зөфәр абый гаиләсе фән юлына баскан күп яшьләр өчен үрнәк гаилә булды. Резедә апа да, Зөфәр абый да яшьләргә юнәлеш күрсәттеләр», - диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100