Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: Казанда Шәрык клубын Әхмәтгәрәй һәм Бари Хәсәниләр оештырган
Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина әйтүенчә, Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның энесе Бари Хәсәни Шәрык клубын оештырган булганнар.
«Әхмәтгәрәй Хәсәнинең бертуган энесе Бари Хәсәни – татар дөньясында гаҗәеп бер шәхес. Бари Хәсәни музыка өлкәсендә бик талантлы була. Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләр Казанда Шәрык клубын оештыру башлап йөргәннәр. Шушы клуб ачылуга Бари Хәсәни алты тавышлы оркестр оештыра. Ул бик күп музыка уен коралларында уйнаган, көйләр язган. 1917 елдан соң көйләрен композитор Җәүдәт Фәйзигә тапшырганы билгеле», - диде ул Тукай музеенда кичәдә.
Ул Әхмәтгәрәй белән Бари Хәсәниләрнең Казан шәһәрендә барган зур мәдәни чараларның үзәгендә торган ике зат булуын әйтте. «Бари Хәсәни 1917 елдагы инкыйлабтан соң башка хезмәткә күчә, банкта да эшләп карый. 1949 елга кадәр Казанда яши һәм бакыйлыкка күчә», - диде галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз