news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музеенда Габдулла Тукайның Зәйнәп Хәсәниягә язган соңгы хаты турында сөйләделәр

Тукай музеенда Габдулла Тукайның Зәйнәп Хәсәниягә язган соңгы хаты турында сөйләделәр
Габдулла Тукай язган соңгы хат
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда Тукай язган соңгы хат турында сөйләде.

«Гасыр» нәшриятына килгән китапларның корректураларын уку, «Аң» журналы оешкач та, бөтен авторлар белән хат алышу, авторларның әсәрләрен уку, аларны редакцияләү – боларның бөтенесен Зәйнәп Хәсәния башкарган. Бу өлкәдә ул үзен яхшы редактор, корректор, белемле ханым итеп таныта. Хатын-кызлар белән бик аралашмый торган Габдулла Тукай, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Әмирханнар Зәйнәп ханымны хөрмәт итеп, үзләре белән тиң күреп, аралаша торган булалар. Шуңа күрә Габдулла Тукайның соңгы хаты да үзенең корректуралары турында Зәйнәп Хәсәниягә язылган була», - диде ул.

Экранда Габдулла Тукайның Зәйнәп Хәсәниягә язган хаты кирилл графикасында тәкъдим ителде: «1913 ел, 28 март. Казан, Клячкин шифаханәсеннән. Мөхтәрәм Зәйнәп ханым! 8нче санда бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, «Толстой сүзләре»нең бер-икесен синзур бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр. Г.Тукаев».

Габдулла Тукайның Зәйнәп Хәсәниягә язган хатының кулъязмасы Мирасханәдә саклана. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100