news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина Гаяз Исхакыйның исемен мәңгеләштерү өчен һәйкәл куярга кирәклеген әйтте

«Мәрҗанидән соң икенче ак мәрмәр һәйкәл Гаяз Исхакыйга куелсын иде», - диде галимә.

Дания Заһидуллина Гаяз Исхакыйның исемен мәңгеләштерү өчен һәйкәл куярга кирәклеген әйтте
Солтан Исхаков

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина фикеренчә, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга Кабал күле буенда һәйкәл куеп, исемен мәңгеләштереп була.

«Кабан күле буенда Шиһабетдин Мәрҗанигә матур мәрмәр таш һәйкәл тора. Алгарак барсак, Гаяз Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе каршына килеп басабыз. Мәрҗанидән соң икенче ак мәрмәр һәйкәл Гаяз Исхакыйга куелсын иде. Тагын алгарак барсак, Заһир Бигиев укыган Күл буе мәдрәсәсенә килеп чыгабыз. Бу яр буе, әйтерсең лә, шушы шәхесләрнең тезелгән бер дисбесен хәтерләтә», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Дания Заһидуллина Гаяз Исхакыйның киләсе юбилеена ак мәрмәр һәйкәл куелыр дип өметләнә.

«Һәйкәл безнең аңа булган хөрмәтне күрсәтер иде. Язучының хәтерен яшәтү өчен бик күп юнәлештәге белгечләрнең бергә эшләве кирәк. Рәссамнар, театр белгечләре, режиссерлар һәрдаим игътибар үзәгендә тотканда гына яшь буыннарны тәрбияли торган, аларга Исхакый теләгән фикерләрне, идеяләрне җиткерә торган иҗат булуын күрә алырбыз», - диде галимә.

Дания Заһидуллина Гаяз Исхакыйның биографиясе фильмнар, рок-опера, балетлар өчен нигез була ала дип саный. Ул Төркиядәге «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының бер саны Гаяз Исхакый иҗатына багышлап чыгачагын әйтте.

Элегрәк Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен бастырып чыгарачак. Ул берничә җыентыктан торачак, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100