news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина Фатих Әмирханның яңа томлыклары турында: Укучы өчен бик күп яңалык бар

Дания Заһидуллина Фатих Әмирханның яңа томлыклары турында: Укучы өчен бик күп яңалык бар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасы томлыкларында бүгенге укучы бик күп яңалык таба ала дип саный.

«Совет чорын күз алдына китерсәк, Фатих Әмирханның «Хәят»е, «Яшьләр» һәм «Тигезсезләр»е театр мәйданында булды, «Фәтхулла хәзрәт» повестен дә мәктәпләрдә укып үстек. Аерым бер хикәяләре һәрвакыт күз уңында иде. Аның моңа кадәр я публицистика эчендә каралган, я булмаса газета-журнал битләрендә генә калган нәсер тибындагы әсәрләре бирелгән. Алар арасында «Татар кызы», «Шәрык йоклый» нәсере яңадан укып бастырылган», - диде галимә Татар китабы йортында.

Дания Заһидуллина «Халык кызлары» циклы урнаштырылганын да әйтте. «Әле күптән түгел генә институт галимнәре тарафыннан табылып, Татарстан Милли музее белән бергәләп укылып, укучыга кайтарылган иң гүзәл әсәр – «Хәят»нең икенче өлеше – дәвамы кертелгән. Аерым текстларда билгеле бер төзәтүләр, төрле вариантларны чагыштырып эшләнгән өстәмәләр бар», - дип аңлатты ул.

Бакый Урманче: «Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы татар яшьләре арасында Европа моделе үрнәге булып тора, Европа әдәбияты белән шәрык әдәбиятын бергә кушып, өр-яңа дөньяви татар әдәбиятын мәйданга чыгара», - дигән булган. «Менә бу өч томда шушы фикергә дәлилләр табабыз. Монда Фатих Әмирханның үз иҗатында туктаусыз эзләнгәнлеге, аның яңалыкка омтылганлыгы күренә», - диде ул.

«Яңа томлыкларда Фатих Әмирханның фантастик әсәрләре дә, экзистенциаль – сызланып язылган әсәрләре дә, психологик – кешенең аерым бер хис-кичерешен аерып алып, шуның үзгәрешен күзәткән әсәрләре бар. Татар дөньясын, ХХ йөз башы татар тормышының бай сәүдәгәр, студент-шәкертләр мохитен тасвирлаган һ.б. әсәрләрен күрәбез», - дип бәяләде галимә.

Аның фикеренчә, яңа басылып чыккан өч томлык язучы, әдип, прозаик буларак яшь һәм өлкән укучыларга Фатих Әмирханны яңа яктан ачар. «Аның зәвыклы, купшы, нәзек, нәфис прозасын, татар әдәбиятының зурлыгын, байлыгын күреп, шатланырга мөмкин дип уйлыйм», - диде Дания Заһидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100