news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Текстолог: Фатих Әмирхан әсәрләреннән Исхакый булган өлешләр төшереп калдырылган булган

Текстолог: Фатих Әмирхан әсәрләреннән Исхакый булган өлешләр төшереп калдырылган булган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яңа басылып чыккан Фатих Әмирхан әсәрләре академик басмасының беренче томын төзүче, текстолог-галимә Фәния Фәйзуллина язучының әсәрләрендә бастырылмый калган өзекләр турында әйтте.

«Текстологлар басылган китапларны яңадан алып, томлыкларга урнаштыру белән генә шөгыльләнми. Безне һәр деталь кызыксындыра. Мәсәлән, татар милли хәрәкәте лидеры Гаяз Исхакый турында булган урыннар Фатих Әмирхан әсәрләреннән төшереп калдырылган. «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә Фәтхулла хәзрәтнең Гаяз Исхакый белән әңгәмәсе турындагы кисәге төшереп калдырылган. Бүгенге көндә укучыларыбызда зур кызыксыну уятыр дип уйлыйм», - диде галимә Татар китабы йортында.

Беренче томда Фатих Әмирханның 1907-1911 елларда язылган хикәяләре, повестьләре урын алган. «Аның беренче әсәре 1907 елда «Гарәфә кич төшемдә» әсәре белән башлана. «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» повестьләре бар. Бу әсәрләр беренче тапкыр гына дөнья күрми, моңарчы басылып чыккан булган. Фатих Әмирхан барлык әсәрләрен аерым китаплар итеп бастырып чыгарган. Аның гарәп язуындагы кулъязмалардан «Хәкарәт саналган мәхәббәт» һәм «Бәйрәмнәр» әсәре генә аерым китап булып басылмый», - дип аңлатты Фәния Фәйзуллина.

«Ризван Алушевның хатыны Фәрханә ханымга язган хатында сәбәбен дә әйтә: «Сез минем турында язгансыз икән, алай кирәкми иде», - дигән сораулар бирә башладылар. Шуңа күрә китаплар бастырудан туктадым», - дип аңлата Фатих Әмирхан. Үзебезгә генә билгеле булган моментлар менә шуннан гыйбарәт: укучы төшерелеп калдырылган кисәкләрне белми. Ә без аны күреп алабыз. Моны күрер өчен әсәрне тулаем укып чыгарга кирәк», - ди текстолог-галимә.

Ул беренче томда Фатих Әмирханның «Татар кызы һәм «Хәят» әсәрләре кулъязмадан эшләнелүен әйтте. «Чөнки Фатих Әмирханның кайтып-кайтып эшли торган гадәте булган. Әсәрне бастырып чыгарган һәм яңадан кулъязмаларын алып, әсәрләрен редакцияләгән. Беренче әсәрләре иске татар, гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланып, халыкка аңлашылмый торган тел белән язылган. Шуңа да ул яңадан кайтып эшләгән», - диде ул.

«Без, аңлаешлы булсын өчен, томлыкларга халыкка якын тел белән язылган - кулъязмадан алынган вариантларны керттек», - диде Фәния Фәйзуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot