news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дания Заһидуллина: Болгар чорыннан Кол Гали әсәре генә билгеле дип уйлау дөрес түгел

«XIII – XIV йөз Болгар эпиграфик ядкярләренә багышланган җыентыклар Татарстан һәм татар халкын өйрәнү фәненең югары дәрәҗәсе турында сөйли», - диде галимә.

Дания Заһидуллина: Болгар чорыннан Кол Гали әсәре генә билгеле дип уйлау дөрес түгел
Салават Камалетдинов

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина фикеренчә, Болгар чорыннан Кыйссаи Йосыфның «Кол Гали» поэмасы гына сакланып калган дип уйлау дөреслеккә туры килми.

«Кызганыч, озак вакытлар без Болгар чорыннан шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни саклап калганга күрә генә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безнең көнгә кадәр килеп җиткән, дигән фикер белән яшәдек. Яңа чыккан китапларыбыз Татарстан һәм татар халкын өйрәнү фәненең югары дәрәҗәсенә чыгып, Болгар чоры язма мәдәниятен күрсәтә алу хакында сөйли», - диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә.

Галимә яңа гына басылып чыккан «Татар эпиграфик традициясе. XIII – XIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китапларында Болгар эпиграфик ядкярләре, каберташ язмалары турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә дип саный.

«Без Болгар чорына караган бик күп язма истәлекләрне фәнни әйләнешкә кертергә, аларга бәя бирергә, үз күзләребез белән күрергә, үзебез укып карарга мөмкинлек барлыгын белдек. Бу – безнең өчен зур дәрәҗә», - диде галимә.

Дания Заһидуллина эпиграфик һәйкәлләр турында китаплар чыгару идеясе моннан ун ел элек туганын әйтте.

«Әгәр шушы язма ядкярләрне берләштереп, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итмәсәк, Болгар чоры турындагы күзаллауларыбыз «алар сакланмаган, алар билгесез», – дигән сүзләр белән чикләнер иде. Бу хезмәтләр шуның киресен дәлилли. Китаплар чыгаруыбыз зур эшкә алынырга мөмкин икәнлегебез турында сөйли», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100