news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гамирҗан Дәүләтшин: Болгар дәүләтендә фармакология фәне алга киткән булган

Болгар чоры иҗатчысы Таҗетдин Болгариның хезмәте Әбу Гали ибн Сина, Зәкәрияләрнең хезмәтләре белән бер китапта урын алган.

Гамирҗан Дәүләтшин: Болгар дәүләтендә фармакология фәне алга киткән булган
Владимир Васильев

Тарих фәннәре докторы, профессор Гамирҗан Дәүләтшин Идел буе Болгар дәүләтендә медицинаның, аерым алганда, фармакология фәненең алдынгы булуын әйтте.

«Болгар чорында иҗат иткән Таҗетдин Болгариның медицина трактаты билгеле. Ул бер җыентыкта табыла. Анда бик күп рецептлар бар. Шулай ук, аның медицина тарихы буенча ике әсәре бар. Болгарларда иң алга киткән фән фармакология (дару матдәләренең организмга йогынтысын өйрәнә, аларны куллану күрсәткечен, ысулын, шартын билгели торган фән – авт.) булган дип әйтә алабыз», - диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә чыгышында.

Аның әйтүенчә, Таҗетдин Болгариның «Ат-Тирйак әл-кабир» хезмәтендә яңа ике трактаты барлыгы ачыкланган.

«Беренче трактаты ул вакытта күренекле табиблардан саналган Әбу Гали ибн Сина, Зәкәрияләрнең хезмәтләре белән бер китапта урын алган. Димәк, аның дәрәҗәсе дә югары саналган. Ул шушы хезмәтен Гыйракның Мосул шәһәрендә язган», - дип аңлатты тарихчы.

Таҗетдин Болгариның «Ат-Тирйак әл-Кабир» хезмәте «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китабына кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot