Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: «Аң» журналы – «Казан утлары» журналының беренче тамыры
Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина фикеренчә, «Казан утлары» журналының тарихы Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр оештырган «Аң» журналыннан башлана.
«Гасыр» нәшрияты эшләп киткәннән соң, 1911-1912 елларда татарча журнал оештыру турында сүзләр алып баралар. Бу сөйләшүләрдә Габдулла Тукай, Гафур Колахмәтов, Хөсәен Ямашевлар катнаша. Рус телендә укый торган яшьләрне дә үзенә тарта торган затлы журнал кирәклеге турында әйтәләр. 1912 елда Әхмәтгәрәй Хәсәни журналны гамәлгә кую эшенә керешә», - диде ул музейдагы чыгышында.
Аның әйтүенчә, «Аң» журналының беренче саны 1912 елның декабрендә чыга, ул Россиядә һәм дөньяда иң алдынгы, калын журналлар үрнәгендә басыла. «Бу журнал бүгенге «Казан утлары» журналының беренче тамыры. Кызганыч, «Казан утлары» журналының тарихын билгеләгән вакытта Әхмәтгәрәй Хәсәни исеме дә, «Аң» журналы да татар халкының мәдәни тарихына кайтмаган була. Шуңа күрә ул тарихны без башка журналдан башлап китәбез», - дип ачыклык кертте ул.
Галимә Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 1910 елда Европага сәяхәт кылуын әйтте.«Сәяхәт вакытында Европада иң алдынгы китап басу традицияләрен карый, андагы мәдәният белән таныша. Швейцария, Франция, Германия, Польшада була ул. Ватанына иң алдынгы технологияләрне алып кайта. Аларның озак вакыт типографияләре булмаган», – диде галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз