news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: 1907 елда оешкан «Гасыр» нәшриятында 500 меңләп татар китаплары бастырылган

Галим: 1907 елда оешкан «Гасыр» нәшриятында 500 меңләп татар китаплары бастырылган
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина әйтүенчә, Тукайның фикердәшләре – язучы, тәрҗемәче, нәшир, журналист Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр оештырган «Гасыр» нәшриятында 500 мең тираж белән татар китаплары бастырылган.

«Әхмәтгәрәй Хәсәни 1907 елда «Гасыр» нәшриятын оештырып җибәрә. Әбрар Кәримуллин исәпләүләре буенча, үзенең эшчәнлек дәверендә әлеге нәшриятта 500 меңләп татар китаплары бастырыла. Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятындагы китап бастыру эшен төркемнәргә – группаларга бүлә. Әдәби әсәрләр бастыру төп урынны алып торса да, ул фән, медицина, балалар китабы, дәреслекләр бастыруны да читкә куймый. Алар арасында, мәсәлән, 1909 елда басылып чыккан Солтан Рахманколыйларның русча-татарча сүзлеге», - диде галимә.

Аның әйтүенчә, «Гасыр» нәшриятын оештырган вакытта Әхмәтгәрәй Хәсәни сәүдә эше белән китмәгәне өчен, әтисеннән акча сорарга оялган. «Үзе эшләп алган акча янына Зәйнәп Хәсәниянең бирнәгә биргән алтын-көмешләрен кушып, «Гасыр» нәшрияты эшли башлый», - диде Дания Заһидуллина.

«1912 елда «Аң» журналын чыгара башлаганнан соң, журналны яздырып алучыларга татар дөньясы өчен аерым әһәмияткә ия булган шәхесләрнең сурәтләрен открытка рәвешендә бастырып тарата. Иң беренче итеп алар Сөембикә рәсемен тарата. Аннан соң, Исмәгыйль Гаспралының рәсемен тараталар. 1917 елга кадәр «Аң» журналы татар халкына унлап шундый открытка бүләк итә. Шундый адым белән дә Әхмәтгәрәй Хәсәни татар халкында үзенең үткәне өчен горурлану булдырырга омтылган шәхес», - диде галимә.

«Аң» журналын оештырып җибәргәч тә, бер-берсе белән исәнләшми, урамның бер ягыннан икенче ягына чыгып китә торган кешеләрне дә Әхмәтгәрәй Хәсәни үз тирәсенә туплап бетерә. Ул кешеләр бөтенесе дә аның белән дус була. «Аң» журналы Казанда яшәүче руслар һәм башка милләтләр арасында да иң затлы, зыялы кешеләрне үз тирәсенә туплаган журнал була», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100