Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина Әмирхан Еникинең Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрен сөйләде
Филология фәннәре докторы, профессор, институтның баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында халык язучысы Әмирхан Еникинең хатирәләрен сөйләде.
«Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан 1983 елда без Әмирхан Еникине тулай торакка очрашуга чакырган идек. Әмирхан ага студентлар белән очрашуга килде. Ул тулай торактан ерак түгел тора иде. Ул шул очрашуда: «Минем сугышка барырга теләгем юк иде. Чөнки мин инде олыгайган әти белән әнинең бердәнбер малае. Мин сугыштан исән кайтырга тиеш идем», - диде. Без, Совет чорында тәрбияләнгән студентлар: «Сугыш башланса, без анда китәргә һәм шунда үләргә тиеш», - дигән идеологик тәрбия алган. Безне Әмирхан аганың сөйләве шулкадәр гаҗәпләндергән иде, без аны кабул итә алмадык», - диде галимә.
Дания Заһидуллина еллар үткән саен бу очрашуны һәм язучының башка кайбер фикерләрен искә төшерүен әйтте.
«Тора-бара бу фикернең дөреслегенә төшенерләр, дип сөйләгән булгандыр. Чөнки Әмирхан Еники гаять акыллы, ерактан, тирәннән күрә торган кеше. Ул кешенең яшәүгә омтылышы, яшәү теләге – иң зур теләк икәнлекне, Бөек Ватан сугышына киткән кешенең ил алдында бурычы белән бергә ата-аналар алдында да бурычы барлыгын җиткерергә теләгәндер», - диде профессор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз