news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев: Телем ачылганны күреп, әтием сугышка шатланып киткән иде

Әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев: Телем ачылганны күреп, әтием сугышка шатланып киткән иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисен искә алды.

«Әтием Зәйни Рәмиев 1905 елда туган. Мәскәүдә яраланып, 1942 елда дәваланырга кайткан иде. Ул вакытта әле мин сөйләшә белми идем, биш яшьтә генә сөйләшә башладым. Әтием, борчылып, муллага мөрәҗәгать иткән. Мулла: «Колагы ишетәме?» – дигән. Тугыз айдан соң әтием сугышка китте. Шатланып китте дип әйтәсем килә, чөнки әкренләп телем ачыла башлаган иде», - диде галим Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында.

Аның әйтүенчә, әтисе сугышта тагын җәрәхәт алган, госпитальдә яткан, аннары авырган. «Миндә әтиемнең Яңа бистәдә яшәгән сеңлесенә язган унбиш хаты бар. Хатлар гарәп имлясында язылган, кирилл графикасына күчердем. «Иртәгә кайтабыз», - дигәндә март аенда госпитальдә вафат була. Госпитальдә үлүчеләрне аерым-аерым җирләгән булганнар, аннары барысын бергә җыйганнар да, бер каберлеккә җирләгәннәр. Мин ул урынга бардым, ул вакытта һәйкәлнең исеме юк иде», - диде ул.

«Әтием ягыннан дүрт туганыбыз сугыштан кайтмады, икесе генә кайтты. Әтиемнең вафаты турындагы белешмәдә: «1945 елның беренче мартында үпкә авыруыннан вафат булды», - дип язылган. Хәтерлим, 72 сум пенсия бирә иделәр. Без өч бала үстек, - дип искә алды Зөфәр Рәмиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100