Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дания Заһидуллина: Шәриф Камал әдәби бәйгесендә катнашучылар яңа әдәбият алып килә
Галимә сүзләренчә, яшь иҗатчылар үзләре яши торган шәһәр яки авыл тормышы хакында, аның проблемаларын чагылдырып яза.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Дания Заһидуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең эшләрен бәяләгән. Ул иҗатчыларның яңа әдәбият тәкъдим итүен әйтте.
«Соңгы елда Татарстанда татар теле, әдәбиятына игътибар гаять артты. Ул күңелебезне җылыта торган күренешкә әйләнде. Яшьләрнең бәйгеләрдә катнашуы шатландыра. Хәзерге яшьләр буыны безгә яңа әдәбият алып килә. Алар шәһәр, авыл тормышының проблемаларын яктырта», — диде галимә Татар китабы йортында.
Дания Заһидуллина әдәби премиянең осталык мәктәбе булуын билгеләп үтте. «Бу конкурста кешенең психологиясе, шуның аша тормышның фәлсәфәсен, кеше кичерә торган фаҗигәне, сызлануны бирә торган әсәрләр беренче планга чыккан», — диде ул.
Галимә әйтүенчә, психологизм белән сугарылган моң, сагыш белән сугарылган проза XX йөз башында татар әдәбиятын үзгәрткән фактор булган. «Шәриф Камал — татар әдәбиятын үзгәртүче, аны Европаның иң танылган язучылары дәрәҗәсендәге әсәрләр бирә алырлык итеп күрсәткән язучыларның берсе. Хәзерге яшьләрнең әсәрләрендә дә бу башлангыч бар», — диде ул.
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясе Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз