Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Данис Шакиров «Милләт җыены» делегатларына мөрәҗәгать итте
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыенының ачылу тантанасы үтә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров та делегатларны сәламләде.
«Газиз милләттәшләр, мөхтәрәм җәмәгать! Барыгызны да татарның Мәккәсе Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән ихластан сәламлибез. Менә 2020 елда Татарстанның 100 еллыгын уздырганда сезнең белән – Милләт җыены вәкилләре белән берлектә татарның гамәли стратегиясен кабул итеп, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера театрында җыенның беренчесен оештырган идек. Быел Милли шура 16 майдагы карары белән агымдагы елдагы Милләт җыенын үткәрү даталарын билгеләде. Җыенның исеме «Татарстан – рухи Ватаным», бу бик олы төшенчә», – дип ассызыклады Данис Шакиров.
Чыгыш ясаучы әйтүенчә, Милләт җыенына чит илләрдән килүчеләр дә бар.
«Сез 3 көнлек программада катнашачаксыз. Исән-имин генә илебезнең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм әлбәттә, 27 чил илдән килгәнегез өчен аерым рәхмәтләрне ирештерәм. Безнең Милләт җыены – татар халкындагы мәсьәләләрне хәл итү, хәзерге заман шартларында хәлиткеч юлларын билгеләүче төп чара. Әлеге җыен – конгрессның киң катлам халык белән эшләү дәлиле булып тора. 9нчы тапкыр узучы Бөтендөнья татар яшьләре форумы, 7нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары, Бөтенроссия тарих өйрәнүчеләр җыеннары – һәркайсы аерым хәрәкәт. Шулай ук Арчага сәяхәт оештырылачак», – диде ул.
Шулай Шакиров, Камал театры фойесында конгресс үткәненә багышланган фотокүргәзмә, аннары оешманың бер проекты булган «Печән базары» турында да әйтеп үтте. Алга таба җитәкче җыенда катнашучыларга иртәгәдән башланачак программа кайсы җирләрдә үтәчәген сөйләп китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз