Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Бөтен дөньядан татарларны җыеп, татарлыкны күрсәтәсебез килә
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке бинасында Милләт җыены башланды. Кунакларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
«Милләт җыены ике съезд арасында үтә. Соңгы тапкыр Милләт җыены өч ел элек булган иде. Быел Милләт җыенын икенче төрле форматта ясадык. Татарстанда Рәисне сайлау вакыты алдыннан бөтен дөньядан татарларны җыеп, Татарстан белән татарлыкны күрсәтәсебез килә. Татарстан Рәисе - җөмһүрият Рәисе генә түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларның Президенты. Рәхмәт тә әйтә белергә кирәк. Һәр ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар дөньясына бурычлар куя, аларны тормышка ашырырга ярдәм дә итә. Бу - бердәмлекне күрсәтү", - диде ул.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. «Без, татар халкы, башка милләтләргә дә үрнәк буларак бердәмлекне күрсәтәбез. Һәм ничек итеп ярдәм итә алуыбыз да мөһим. Арысланнар кебек сугышалар, һәлак та булалар. Икенче яктан, эшмәкәрләр, җитәкчеләр миллионлап ярдәм күрсәтә. Бу да мөһим», - диде Васил Шәйхразыев.
Ул бу юлы өч форумны Милләт җыены кысаларында үткәрүләрен әйтте: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Хатын-кызлар форумы һәм төбәкләрне өйрәнүчеләр форумы.
«Бүген беренче көн: 68 төбәктән, 27 илдән 1 мең делегат җыелды. Эшне башлап җибәреп бурычлар куябыз. Һәр татар кешесе өчен мөһим: Милләт җыены белән башланып, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм белән тәмамлана. Татарлар Казаныбызның матурлыгын күрә, чараларда катнаша, ләззәт ала», - диде Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз