Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Данис Шакиров Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы эшчәнлеген югары бәяләде
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы - ул татар мәгърифәтен үстерергә теләгән фикердәшләр җәмгыяте.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Уфаның Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы эшчәнлеген югары бәяләде.
Уфада татар милләте үсешен тәэмин итәргә сәләтле яшьләрне туплаган дискуссияләр мәйданчыгы 5 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан бүген Башкортстан башкаласында «Ufa. Tatar» форумы уза.
«Бүген милләт язмышына кагылган мәсьәләләрне күтәрә алган хәрәкәтне барлыкка китергән Нәфисә Акчуринага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Быел милли дастаннарны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә отышлы юллар таптык. Дастаннарны әдәби әсәр буларак кына түгел, ә горурлыгыбыз булган тарихи чыганак итеп меңләгән кешегә җиткерү - әңгәмә клубы башкарган уңышлы проектларның берсе булды», - диде Данис Шакиров «Ufa. Tatar» форумы ачылышында.
Данис Шакиров сүзләренчә, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы Уфа яшьләрен туплау белән генә чикләнмичә, актуаль темаларга фикер алышуга Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Казан белән Мәскәүдән, алдынгы карашлы, милләт язмышына битараф булмаган татарларны, галимнәрне, иҗатчыларны җәлеп итә.
«Без милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Аларның фикерен ишетү мөһим, чөнки яшьләр - безнең киләчәк. Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы фикерле яшьләрне туплый алды», - диде Данис Шакиров.
Нәфисә Акчурина «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатканча, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы оешма буларак теркәлмәгән. Аны татар мәгърифәтен үстерергә теләгән фикердәшләр җәмгыяте, дип күзалларга кирәк. Милли чаралар иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз