Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада татар яшьләре милләт тарихы һәм аның киләчәге турында фикер алышачак
«Ufa. Tatar» форумы милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итү максатында үткәрелә.
Бүген Уфада «Ufa. Tatar» форумында татар яшьләре милләт тарихы һәм аның киләчәге турында фикер алышачак.
«Үткәннәргә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында көн дәвамында узачак чарага Казан һәм Мәскәү спикерлары чакырылган. Чарага Башкортстанның татар яшьләре җыела. Форум милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итү максатында үткәрелә.
Форум кысаларында түбәндәге темаларга дискуссияләр планлаштырыла:
- Татар кодын саклау һәм үстерү өчен нинди алым актуаль - сәнгатьнең традицион формасымы, әллә инновацион формасымы?
- Милли һәм глобаль - аларны каршы куярга кирәкме?
- Сәнгатьне нәрсә милли итә? Кайчан ул милли була?
- Үз тарихыңны белү нәрсә бирә? Тарихны ничек популярлаштырырга? Тарихи белемнәрне җәмәгатьчелеккә җиткерүдә нинди формаларны, юнәлешләрне кулланырга?
Спикерлар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал музее-йорты мөдире Айдар Шәйхин, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов, тарихчы Илдар Шәфыйков, тарихчы Динә Гатина-Шәфыйкова, биюче Нурбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, режиссер Равил Хәкимов, язучы Ландыш Әбүдәрова һәм башкалар бар.
Чараны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанданы вәкиллеге; «Барристер» суд агентлыгы; Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз