news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров Kazan Halal Market ярминкәсенә: Без татар бренды булуын аңлатырга телибез

Данис Шакиров Kazan Halal Market ярминкәсенә: Без татар бренды булуын аңлатырга телибез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Kazan Halal Market ярминкәсенә төбәкләрдән килгән татар эшмәкәрләре турында сөйләде. Ярминкә XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында Агросәнәгать паркында уза.

«Март аенда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Корстон үзәгендә ярминкә оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күргәзмә белән танышканнан соң, төбәкләрдә татар эшмәкәрләре җитештергән хәләл продукция һәм эшләнмәләрне икътисад форумы кысаларында Агросәнәгать паркында тәкъдим итәргә дигән күрсәтмә бирелде. Илебезнең 12 төбәгеннән 30 җитештерүче килде. «Хәләл» төшенчәсе азык-төлек белән генә чикләнми, ул – яшәү рәвеше. Татар эшмәкәрләренең яшәү рәвеше дә хәләл», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © Владимир Васильев

Җитәкче сүзләренчә, хәләл продукция – сыйфат дигән сүз. «Җитештерүче үз продукциясен үзе тәкъдим иткәндә, ышаныч күбрәк була. Төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр ат продукциясе, татар балы, татар казы, татар чәе, милли кием тәкъдим ителә. Без татар бренды булуын һәм татар кешесе җитештергән продукция 100 процентка сыйфатлы булуын аңлатырга теләдек», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot