news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market ачылышында: Хәләл ярминкә – матур традиция

14-19 майда Казанның Агросәнәгать паркында бары тик хәләл продукция сатыла.

Рөстәм Миңнеханов Kazan Halal Market ачылышында: Хәләл ярминкә – матур традиция
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market ачылды. Ул 14-19 майда Казанда узачак XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында эшли башлады. Ярминкәдә бары хәләл продукция сатыла.

Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Оман, Малайзия, Таҗикстан вәкилләре катнашты.

«Хәләл маркет ачылу – XV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» кысаларында уза торган беренче рәсми чара. Чараны үткәрүдә республикага күрсәтелгән ярдәм һәм ышаныч өчен Россия Президенты Владимир Владимир улы Путинга һәм ил хөкүмәтенә рәхмәт җиткерәбез. Икенче ел форум федераль дәрәҗәдә уза. Катнашучылар саны артты. Бу Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөһим булуын аңлата. Бүгенге көндә хәләл продукция базары үсештә. Хәләл ярминкә – матур традиция», – диде Республика башлыгы.

Марат Җәббаров сүзләренчә, ярминкәдә 8 илдән һәм Россия төбәкләреннән продукция тәкъдим ителә.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Россия төбәкләрендәге эшмәкәрләрне чакырдык. Бүген республикада 100дән артык хәләл продукция җитештерүче бар. 30лап оешманың продукциясе экспортка китә. Бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки хәләл продукциягә ихтыяҗ бар, безнең потенциал да җитәрлек», – диде ул.

Ярминкә алдыннан Агросәнәгать паркыннан хәләл булмаган әйберләр тулысынча чыгарылды, бөтен җир чистартылды. Ярминкәдә Әфганстан, Иран, Пакистан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Төркия, Казахстан, Шри-Ланкадан килгән продукция дә тәкъдим ителгән.

Ярминкәдә 14-19 май көннәрендә хәләл продукция сатып алып була. Кунакларга кондитер әйберләре, ит һәм сөт продукциясе, умартачылык продуктлары, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием һәм косметика, шулай ук халык иҗаты әйберләре һәм башка төр товарлар тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100