news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша

Данис Шакиров: Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, эшли белә торган чын татар эшмәкәре үзенең исемен яшереп калырга тырыша. 

Җитәкче «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына чакыру өчен татар эшмәкәрләрен эзләү юллары турында сөйләде. 

«Форумга татар тормышыннан читтә булмаган, татар оешмаларына ярдәм күрсәткән татар эшмәкәрләрен чакырдык. Аларның бер өлешен татар оешмалары аша таптык, бер өлешен министрлыклар тәкъдим итте. Үзебез ишетеп яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша белгән эшмәкәрләрне дә чакырдык. Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша шул», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда. 

Ул чит илләрдә һәм төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен төрле юллар белән форумнарга җәлеп итәргә тырышуларын әйтте. 

  • 20-22 ноябрьдә Казанда татар эшмәкәрләре өчен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» дип аталган форум узачак. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100