news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар эшмәкәрләре өчен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы була

Казанда татар эшмәкәрләре өчен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы була
Салават Камалетдинов

20-22 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләре өчен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XV форумын оештыра. 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, форумда Россиянең 48 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнашачак. 

«Без үзмәшгульләр, кече, урта, зур бизнес вәкилләре белән эшлибез. Аларны эшмәкәр булган өчен генә җыймыйбыз, бу эшмәкәрләр татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итеп, татар тормышында кайнап торуы мөһим. Безнең максат – Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү. Без Татарстанга инвестицияләү мөмкинлекләрен күрсәтәбез», – диде җитәкче.

Ул урта бизнес вәкилләре арасында яшьләрнең күп булуын ассызыклады.

«Татар эшмәкәрләре арасында актив яшьләр күп. Катнашучыларның өчтән бер өлеше яшьләр булачак. Эшмәкәрләр арасында Казанга бер тапкыр да килмәгән кешеләр дә бар», – дип сөйләде ул. 

Ел саен үткәрелә торган Татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан аермалы буларак, бу форумга шәһәрләрдә эшли торган татар эшмәкәрләре чакырулы булуын ассызыклады оештыручылар.

Эшмәкәрләр Яшел Үзән районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышачак. Форумның икенче көнендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге» темасына интерактив форматта пленар дискуссия булачак. Шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә «Безне берләштерә» проекты кысаларында кейслар чишү каралган.

22 ноябрь көнне Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100