news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров авыл эшмәкәрләре җыены турында: Эшмәкәрлек булган җирдә яшьләр кала

Данис Шакиров авыл эшмәкәрләре җыены турында: Эшмәкәрлек булган җирдә яшьләр кала
Салават Камалетдинов

Казанда өч көн дәвамында XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшмәкәрлекнең яшьләрне авылда калдыра торган көч булуын әйтте. 

«Татар авылы – тулы бер социаль институт. Россиядә 4200 татар авылы бар. Шуларның ике меңнән артыгы Татарстанда. Россиядәге татар авыллары башка авыллардан тырышлыгы, төзек булуы белән аерылып тора. Йортлар да милли, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге чагылып тора. Авыллар картая, яшьләр шәһәргә күченә, дибез. Эшмәкәрлек булган җирдә яшьләр кала», – дип сөйләде ул.

Данис Шакиров үрнәк итеп, Чувашия республикасындагы Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларын китерде. 

«Безнең төп мәсьәлә – төп йортта берничә буын вәкилләренең яшәве. Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында затлы, зәвыклы, барлык шәһәр шартлары булган төп йортларда яшьләр кала. Эш була икән, яшьләр кала. Әлеге җыеныбызның төп мәсьәләсе – эшмәкәрлеребезнең татар тормышын коруда булган зур роле. Бу форум – үзенең кирәклеген, актуальлеген раслаган җыен, конгрессның уңышлы проектларының берсе. Ул тулы бер хәрәкәткә әверелде», – диде Данис Шакиров. 

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында булды. Бүген алар авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатькә багышланган сигез мәйданчыкта оештырылган секцияләрдә катнашты

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100