news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенынында сигез секция буенча утырышлар уза

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенынында сигез секция буенча утырышлар уза
Энҗе Габдуллина

Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Җыенда Россиянең 47 төбәгеннән алты йөзләп татар эшмәкәре җыелган.

Җыенның өченче көнендә Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан сәүдә һәм сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты тормышка ашырыла. Проектта сигез секция буенча утырышлар уза. 

Татар эшмәкәрләре үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, агрохолдинг һәм агроҗитештерү, авыл хуҗалыгында төзелеш, агросәнәгать хезмәтләре, агронсәнәгатьттә цифрлы технологияләр юнәлешләре буенча секцияләрдә катнаша. 

Моңа кадәр эшмәкәрләр җыенында катнашучылар Чувашия республикасының Шыгырдан, Тукай һәм Урмай авылларында булдылар, татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштылар һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot