news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дан» комплексы хезмәткәре Айгөл Рәимова: Спорт белән шөгыльләнүче инвалидлар артты

«Дан» комплексы хезмәткәре Айгөл Рәимова: Спорт белән шөгыльләнүче инвалидлар артты
Фото: «Ярдәм» фонды матбугат хезмәте

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды һәм шул ук исемдәге иман йортының матбугат конференциясендә «Дан» инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәре, хоккейчы Айгөл Рәимова инклюзив спорт өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырды.

«Спорт белән шөгыльләнүче инвалидлар артты. Узган елда спорт белән шөгыльләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр саны ике тапкырга – 250 кешедән 500 кешегә кадәр күбәйде. Шулай ук коммерция секцияләрендә даими нигездә шөгыльләнүче спортчыларны колачлау 40 процентка артты. Аларның саны 300 булды. Узган елда элемтәләрнең бик күп яңа юнәлешләре ачылды. Аерым алганда, «Интегра» коляскалы футбол командасы белән килешү имзаланды. Нәтиҗәдә Ростовта, Түбән Тагилда һәм Санкт-Петербургта бөтенроссия чараларында катнашу өчен Татарстан Республикасы Рәисе грантын алуга ирештек», – дип белдерде спикер.

Ул шулай ук спортның башка төрләрендәге казанышлар белән дә таныштырды.

«Коляскада баскетбол кебек спорт төре дә актив үсә. Безнең спортчыбыз, команда капитаны Руслан Кожевников коляскада баскетбол буенча Россия җыелма командасы спорт җыеннарында катнашуын дәвам итә. Узган елда Казан спорт комитеты белән берлектә баскетбол, футзал, грек-рим көрәше спорт төрләре буенча сигез чара узды. Иң масштаблы ярыш грек-рим көрәше турниры булды. Анда һәр чарага 300гә якын катнашучы килде. Барлык турнирлар да «Дан» спорт комплексында уздырылды. Калининградтан Владивостокка кадәр төрле шәһәрләрдән спортчылар җыелды. Быел да Казахстаннан килгән кунакларыбызны күрүебезгә бик шат идек», – йомгаклады сүзен Айгөл Рәимова.

  • 2022 елның 1 июнендә «Ярдәм» фонды сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Дан» инклюзив спорт комплексын ачты. Комплекста инвалид гражданнар бушлай күнегүләр ясый ала. Биредә авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне физик һәм социаль адаптацияләү белән шөгыльләнәләр.
  • «Дан»да 140ка якын спортчы һәм тернәкләндерүче адаптив спорт төрләре белән шөгыльләнә: паратеннис, коляскада баскетбол, утырган килеш волейбол, фитнес, дәвалау физкультурасы төркемнәрендә шөгыльләнү, растяжка, бочча һәм башкалар. Монда аутистизм характерындагы менталь проблемалары, ДЦП авыруы һәм башка диагнозлары булган балалар шөгыльләнә.
news_right_1
news_right_2
news_bot