news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Мәктәпләрдә татар тарихы юк дәрәҗәсендә

Дамир Исхаков: Мәктәпләрдә татар тарихы юк дәрәҗәсендә
Рамил Гали

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында мәктәпләрдә татар тарихын укыту кимеде, дигән фикерен әйтте.

«Ул юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә тагын бер тискәре күренеш бар: Россия тарихы дәресләрендә татар халкының тарихы тиешле дәрәҗәдә тәкъдим ителми. Без никадәр тырышсак та, үзгәреш кертеп булмады. Мәсәлән, Алтын Урда чорында тарих дәреслегендә «татар» дигән сүз юк. Ул төшенчәне «урдалылар» сүзенә алмаштырдылар. Димәк, балалар рәсми дәреслекләрдә тарихны укыган вакытта системалы рәвештә үз тарихлары буенча белем ала алмый», - диде ул.

Аның әйтүенчә, һәр мөстәкыйль милләт үзенчә тарих өлкәсендә сәясәт кора. «Һәр милләтнең тарихта урыны бар, ул урынны ныклап тотарга кирәк. Безнең тарихка төрле яктан һөҗүм бара, аны ныклап аңлау зарур. Мәсәлән, Самара өлкәсендә татар халкының төп дошманы Аксак Тимергә һәйкәл куярга тырыштылар. Ярый, без тырыша-тырыша һөҗүм итүчеләргә каршы тора алдык», - диде Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100