Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Исхаков: Башкортстанда җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә булды
Башкортстан чикләреннән артистлар керә алмаса да, без керә алдык, — диде тарихчы.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков быел Башкортстандагы җанисәп белән шөгыльләнү төбәкчеләр дәрәҗәсендә генә булуын әйтте.
«Төбәкне өйрәнүчеләр без чыгарган китапларны, журналларны авылга кайтарды, безгә барып та йөрисе булмады. Алга таба да Башкортстандагы төбәкне өйрәнүчеләр белән тыгыз эшләргә кирәк. Башкортстан чикләреннән артистлар керә алмаса да, без керә алдык», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Дамир Исхаков җанисәп башлангач, Башкортстанда сәер хәлгә калуларын әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге таралып бетте, аны яңадан аякка бастырасы бар. Башкортстанның Татар милли-мәдәни автономиясе хөкүмәт кулына эләкте һәм безнең файдага эшләмәде. Безнең таянырга көчебез бетте. Шуңа күрә без төбәкне өйрәнүчеләргә таянып эшләргә мәҗбүр булдык һәм ул отышлы да», — ди ул.
«Дамир Исхаковның бәяләмәсе дөрес», — диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз