news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Башкортстанның көнбатышы барыбер татар дөньясы булып калачак

«Безгә күбрәк үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый белү зарур», — диде тарихчы.

Дамир Исхаков: Башкортстанның көнбатышы барыбер татар дөньясы булып калачак
Солтан Исхаков

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков фикеренчә, Башкортстанның көнбатыш өлеше татар дөньясы булып калачак.

«1920 елда татар-башкорт республикасын төзергә йөргәннәр хәзерге Башкортстанның көнбатышын кушырга уйлаган. Андагы башкорт дип аталучы кешеләрнең барысы да татар милләте эчендә яши. Башкортлар аларны кире кайтарырга җыена. Минемчә, кайтара алмаслар. Ул барыбер татар дөньясы булачак. Татар дөньясында калсын өчен, үзебезгә дә тырышырга кирәк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Дамир Исхаков Башкортстанда татарлар һәм татар халкы белән бик нык береккән татар телле башкортлар барлыгын әйтте. «Алар икесе бергә 1,5 млн чамасы халык. Күптән түгел дустым, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның биргән әңгәмәсе дә чыкты. „Башкорт булсам да, җанисәптә татар булып яздырдым“, — диде ул. Алар татар телле, татар мәдәниятле, катнаш гаиләләрдә тора», — диде тарихчы.

«Җанисәп тәмамлангач, Башкортстандагы сәяси мәсьәләләр дә бетә, дигән ялгыш караш бар. Бу мәсьәләнең күптәннән барлыкка килгәнен белергә кирәк, ул иртәгә генә бетә торган нәрсә түгел. Безгә күбрәк үзебезнең мәнфәгатьләрне яклый белү зарур», — ди Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100