news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов самолетта очарга курыккан кешеләргә киңәш бирде

«Төзек булмаган самолетны бер техник, инженер да рейска чыгармый», - диде пилот.

Дамир Йосыпов самолетта очарга курыккан кешеләргә киңәш бирде
Владимир Васильев

Россия Герое, пилот Дамир Йосыпов XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында үткән «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасында самолетта очарга курыккан кешеләргә киңәш әйтте.

«Самолет – иң ышанычлы транспорт. Очып китәр алдыннан барысын да тикшерәләр. Төзек булмаган самолетны бер техник, инженер да рейска чыгармый. Без, очучыларның да гаиләсе бар, безнең дә яшисе килә. Төзек булмаган самолетка беркайчан да утырмас идек. Пассажирларга шуны әйтер идем: самолетка кергәч, пилотларга ышаныгыз, очкан вакытта рәхәтләнеп утырып барыгыз, курыкмагыз», - диде ул тамашачыларга.

Аның әйтүенчә, самолет рейска чыгар алдыннан барлык экипаж төрле ситуациягә әзерлекле була.

«Пилотлар, бортпроводниклар вакыты-вакыты белән әзерлек курсларын үтә. Без һәрчак әзер булабыз. Теоретик яктан да, гамәли яктан да. Бортпроводникларны, стюардессаларны эвакуациягә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Ул-бу булган очракта, су өстендә, җир өстендә коткару чараларына өйрәтәләр», - диде пилот.

Дамир Йосыповтан самолетта очкан вакытта нинди хисләр кичергәнен сорадылар. «Ләззәтләнәм. Рәхәтләнеп үз эшемне башкарам», - дип җавап бирде Россия Герое.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100