news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир хәзрәт Мөхетдинов кайбер телеграм каналларны юынтык су белән чагыштырды

Безнең рухи лидерыбызны вакытыннан алда эшеннән озатмаска чакырам, диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары.

(Мәскәү, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия Мөфтиләр шурасы — Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов кайбер телеграм каналларны юынтык су белән чагыштырды. Бу хакта ул Россия Диния нәзарәте пленумындагы чыгышында әйтте.

«Безнең кайберәүләребезнең башларына кереп утырган куркулар төрле телеграм каналлар язган әйберләргә бәйле. Аларның максаты мөселманнарның чәчәк атуы түгел икәнен аңлар өчен акыл иясе булырга кирәк түгел. Бу юынтык мәгълүматның мыскыл итү тонында язылуыннан ук аңларга була. Аноним авторлар өчен безнең күбебез — юкка чыгарылырга тиешле ваххабит кына», — диде ул.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов мисал итеп кайбер төбәкләрдәге мөселман оешмаларының Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә буйсынмый башлавы турында хәбәрләр чыгып торуы хакында искәртте. Кайбер телеграм каналлар Равил Гайнетдин «хакимиятен югалта, эшләре уңышлы түгел», дип гаепләп язалар.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов үзен мөселманнарның дошманы дип күрсәткән кешеләрнең провокацияләренә, «бернигә яраксыз мәгълүматларына» бирешмәскә чакырды. Моңа вакыт әрәм иткәнче, Диния нәзарәтенең уставын укыгыз, анда сезне куркыткан әйберләрнең берсенең дә булмавын күрерсез, диде ул.

«Шул исәптән, мин сезне безнең рухи лидерыбызны вакытыннан алда ялга җибәрмәскә һәм дөнья беткән кебек картиналар ясамаска чакырам. Без барыбызда да безнең лидерыбыз, укытучыбыз мөфти Гайнетдин башлангычында озак еллар эшләргә һәм хезмәт итәргә ният кылабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, берләшик һәм безне хак юлдан төртеп чыгара торган шайтанны арабызга кертмик», — диде Дамир Мөхетдинов.

«Без беркемне дә мәҗбүр итмибез [төбәк мөселманнарының Мөфтиләр шурасына керүе турында сүз бара]. Әгәр сезгә бер өммәт кирәкми икән, андый мөнәсәбәттә булган кешеләр үзләре дә безгә кирәк түгел», — диде рәис Равил Гайнетдин. Равил Гайнетдин «тәгәрмәчкә таяк тыкканнарны, атырга маташуларны» күп күрүен әйтте. «Мин хәзер үзем генә түгел. Мин үз тирәмдә акыллы, белемле, ислам буенча партияле кешеләрне җыйдым. Алар миңа караганда акыллырак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100