news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Мөхетдинов: Иваново мөфтияте Россия Мөфтиләр шурасыннан чыкмады

Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин мөстәкыйль эшли башлаячагы хакында белдергән иде.

Дамир Мөхетдинов: Иваново мөфтияте Россия Мөфтиләр шурасыннан чыкмады
https://muslim.ru

(Мәскәү, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте — Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Иваново мөфтие Фәрит Ляпинның мөфтияттән чыгу турындагы белдерүе юридик һәм рухи яктан дөрес түгел дип әйтте. Бу хакта ул Россия Диния нәзарәте пленумындагы чыгышында сөйләде.

«Ни хокукый, ни рухи яктан бу оешма (Иваново өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте) Россия Диния нәзарәтеннән чыкмады. Чөнки җитди хаталар белән теркәлгән булса да, уставның беренче битендә мөфтинең һәм Диния нәзарәтенең печате тора, ә текстта Иваново өлкәсе Диния нәзарәтенең Россия Диния нәзарәтенә рухи буйсынуы язылган», — диде Дамир Мөхетдинов.

Иваново мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин быел июль аенда Россия Диния нәзарәте составыннан чыгуы хакында белдерде. Ул Мөфтиләр шурасын үз эшләренә тыкшынуда гаепләде, «карарларны үзебез кабул итәргә телибез», дип әйтте.

«Фәрит хаҗи Диния нәзарәтенә яла якса да, без мәсьәләне уртага салып сөйләшү, туганнарча хәл итү тарафдарлары булып калабыз. Мөфти Равил Гайнетдин Фәрит хәзрәтне вазифасыннан алу, алыштыру, оешманы яңадан теркәү юнәлешендә берни дә эшләмәде. Беркем, хәтта Иваново өлкәсенең имам-мөхтәсибе үзе дә Россия Диния нәзарәтеннән чыгуның законсыз, яшерен рәвештә булуын кире какмый», — диде Дамир Мөхетдинов.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов Фәрит Ляпинны пленумга чакырып смс язуы хакында әйтте. Аның әйтүенчә, аның бу смс-хатын телеграм каналларга элеп куйганнар. «Аллаһ үзе бәя бирсен», — диде Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100