news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җәүдәт Фәйзи — «Музыка белән кызыксынуына Мирхәйдәр Фәйзи зур йогынты ясый»

Кечкенәдән халык җырларын тыңларга яраткан Җәүдәт башлангыч музыка белемен шушы шәһәрнең Татар шәрекъ музыкасы мәктәбендә, Хәлимә Булатова-Терегулова классында ала.

Җәүдәт Фәйзи — «Музыка белән кызыксынуына Мирхәйдәр Фәйзи зур йогынты ясый»

Композитор, фольклорчы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944, 1957), ТАССРның халык артисты (1964), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1966) Җәүдәт Харис улы Фәйзи (Фәйзуллин) 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Кечкенәдән халык җырларын тыңларга яраткан Җәүдәт башлангыч музыка белемен шушы шәһәрнең Татар шәрекъ музыкасы мәктәбендә, Хәлимә Булатова-Терегулова классында ала. Булачак композиторның музыка белән кызыксынуына туганы — классик драматург Мирхәйдәр Фәйзи зур йогынты ясый. Ул аңарда музыкага һәм театрга мәхәббәт уята. Җәүдәт 15 яшендә «Күз яшьләре» пьесасын иҗат итә, ул Оренбургта татар драма труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.

1925 елда аларның гаиләсе Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җәүдәт Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укыта. 1929 елда аның «Алты бармак» комедиясе һәм 1930 елда хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1933 елда ул Казан юридик институтын тәмамлый.

1934-38 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә, Борис Шехтер классында укый, бер үк вакытта уку-укыту бүлеге белән җитәкчелек итә. 1939-41 елларда — Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижёры, 1944-47, 1952-57 елларда Татар филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Җәүдәт Фәйзи 20дән артык спектакльгә көй яза, төрле спектакльләргә язылган көйләр композитор иҗатында зур урын алып тора. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры», Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар», Мөхәммәт Әблиевнең «Шәмсекамәр», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм башка спектакльләргә язган көйләре аның иҗат диапазонын киңәйтә.

Җәүдәт Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куя. 1942 елда ул Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» пьесасы үрнәгендә язылган Таҗи Гыйззәт либреттосына беренче булып «Башмагым» татар музыкаль комедиясен иҗат итә. Комедия татар музыкаль театрының иң танылган сәхнә әсәрләреннән берсенә әверелә. Премьерасы шул ук елны Татар опера һәм балет театрында була.

Әсәр сюжетының нигезендә алтын белән чигүле югалган башмакларны эзләү вакыйгасы ята. Комедиядә революциягә кадәрге татар сәүдәгәрләренең тормыш-көнкүреше яктыртыла, яшь буын вәкилләренең иске тәртипләр белән көрәше сурәтләнә. Комедия юморга, хис-кичерешләргә, җырлы-биюле күренешләргә, лирик көйләргә бай.

Спектакльнең төп музыкаль образы — татар халык җыры «Башмагым». Ул, украин, рус, башкорт, тува, бурят, үзбәк телләренә тәрҗемә ителеп, илебезнең төрле театры сәхнәләрендә куела. Аннан соң аның тарафыннан бер-бер артлы иҗат ителгән «Акчарлаклар» (Әхмәт Фәйзи либреттосы), «Идел буенда» (икенче исеме — «Алтын көз», Гамир Насрый) музыкаль комедияләрендә, үзе язган либреттога «Тапшырылмаган хатлар» (Гадел Кутуй) операсында замана темасы ачык яктыртыла.

200дән артык җыр һәм романслар авторы Җәүдәт Фәйзи иҗатының башлангыч чорында ук вокаль музыкага зур игътибар бирә. Аның Һади Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» (1932) җыры халык арасында зур популярлык казана.

1936 елда композитор шагыйрь Муса Җәлил белән иҗади берлектә пионер җырлары альбомын иҗат итә. Аның Әхмәт Ерикәй шигырьләренә язылган «Комсомолка Гөлсара», «Шауласын, гөрләсен безнең җыр» җырларында, Сибгат Хәким шигыренә язылган «Мулланур истәлеге» балладасында гражданлык, патриотик тематика чагылыш таба.

Бөек Ватан сугышы елларында ул дошманга каршы көрәшкә өндәгән, җиңүгә рухландырган «Канга кан» (Гамир Насрый сүзләре), «Иптәш командир» (Фатих Кәрим сүзләре), «Батырларны каршылау» (Таҗи Гыйззәт һәм Мөхәммәт Садри сүзләре) һ.б., сугыштан соңгы елларда чорның күп кенә актуаль мәсьәләләренә багышланган «Тынычлык күгәрчене» (Шаһиморат Зәйни сүзләре), «Татарстан нефтьчеләре маршы» (Нури Арсланов сүзләре), «Кытай дустыма» (Мәхмүт Хөсәен сүзләре), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» (Сибгат Хәким сүзләре), «Тыңларсыңмы җырымны?» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре) һ.б. җырлар иҗат итә. Милли музыкаль фольклорны җыю, өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә актив эшли, 1971 елда татар халык җырлары тупланган «Халык җәүһәрләре» җыентыгын бастырып чыгара.

Җәүдәт Фәйзи — шулай ук Зоя Косьмодемьянская, Газинур Гафиятуллин, Мулланур Вахитов турында балладалар, камера-инструменталь әсәрләр, шигырьләр, татар музыкаль культурасына караган мәкаләләр («Тукай һәм музыка», «Салих Сәйдәшев», «Халык җырларын башкару турында» һ.б.), музыкаль радиотапшырулар, татар халык көйләре эшкәртмәләре («Кошлар кебек», «Матур булсын», «Рәйхан» һ.б.) авторы. Ул эшкәрткән күп кенә татар халык көйләрен Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, үзешчән хор коллективлары башкара.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 30 апрелендә (кайбер чыганакларда — 2 май) Казанда вафат була. Казанда бер урам аның исемен йөртә. Оренбургта һәм Казанда композитор яшәгән йортларга мемориаль такталар куела.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100