news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөнья хәләл индустриясендә товар әйләнеше 2,5 триллион доллар дип бәяләнә

Россиядә дә ислам динен тотучыларны хәләл продукция һәм хезмәтләр белән тәэмин итү ихтыяҗы арта бара.

Дөнья хәләл индустриясендә товар әйләнеше 2,5 триллион доллар дип бәяләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Бүген хәләл индустриясендә товар әйләнеше төрле бәяләүләр буенча 2,1-2,5 триллион доллар тәшкил итә. 2020 елга ул 3 триллион доллардан артып китәр дип көтелә. Мондый саннар бүген Россия ислам институтында уздырылган “Хәләл” техник комитеты утырышында әйтелде.

Бу мәгълүматлар хәләлнең инде күптән зур индустрия, бизнес өлкәсенә әверелүен дәлилли. Шуңа да хәләл продукцияне һәм хезмәтләрне стандартлаштыру көн үзәгендә торган мәсьәләләрнең берсе, дип ассызыкланды утырышта.

“Статистик мәгълүматлар буенча, дөньяда мөселманнар саны 1,8 миллиардтан артып китә. Ислам динен тотучыларны хәләл продукция һәм хезмәтләр белән тәэмин итү ихтыяҗлары да арта бара. Мөселманнар бүген куркынычсызлык һәм санитар нормаларга гына түгел, хәләл таләпләренә җавап биргән продукция, кием, медицина препаратлары, косметика, хезмәтләргә ихтыяҗ кичерә”, – ди “Хәләл” проект техник комитеты рәисенең урынбасары Сергей Гогин.

Россия мөселманнар саны буенча Европада беренче урынны алып тора. Илебездә 25-30 миллион мөселман яши. “Хәләл продукция һәм хезмәтләре” проект техник комитеты шушы мөселманнарны стандартларга туры килгән продукция белән тәэмин итү максатыннан оештырылган.

“Техник комитет бу тармакта эшләүчеләргә хәләл продукцияне ничек җитештерергә, ничек сатарга, ничек китертергә дигән сорауларга төгәл җавап бирергә тиеш. Бу аңлаешлы һәм бердәм булырга тиеш”, – дип техник комитет максатларын билгеләде Сергей Гогин.

Белешмә өчен: “Хәләл продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча проект техник комитет 2017 елның октябрендә оешты. Техник комитет рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100